Профилактика кирәк
Тәтештә район башлыгы урынбасары Евгений Курков катнашында районның наркотикларга каршы комиссиясе утырышы булды.
(Тәтеш, 23 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Дмитрий Маляшов, Тәтеш хастаханәсенең табиб-наркологы Наталья Ляченкова агымдагы елның беренче кварталы йомгаклары буенча наркохәл һәм профилактик эшләр, киләчәккә бурычлар турында чыгыш ясадылар.
– Узган елда Тәтеш үзәк район хастаханәсенә 4 кеше медицина тикшерүенә җибәрелде, аларның биологик мохит үрнәкләре ХТИга җибәрелде, уңай нәтиҗәләр алынмады. Наркотик әйберләр кулланган, диагностикадан һәм дәваланудан читләшкән өчен бер кеше административ җаваплылыкка тартылды. Наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы гамәле буенча бер җинаять эше кузгатылды, – дип белдерде Дмитрий Анатольевич.
Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Наталья Ляченкова әйтүенчә, бүгенге көнгә алкоголь кулланучы – 148 кеше, наркотик матдәләр кулланучы 17 кеше (1се диспансерда исәптә һәм 16сы – профилактикалауда) исәптә тора. 2022 елда алкоголь кулланган өчен 4 кеше һәм наркотик матдәләр кулланган өчен 2 кеше исәпкә куелган. 2022 елның беренче кварталында 3 кеше республиканың наркология диспансерына хастаханәгә госпитализацияләнгән. Утырыш кысаларында район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина Тәтеш районы укучыларының социаль-психологик тест нәтиҗәләре һәм СПТ узудан баш тартуны профилактикалау эше турындагы мәгълүматларны хәбәр итте.
Гражданнарны яклау көллияте директоры урынбасары Елена Никонорова һәм авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илнур Җамалтдинов урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә профилактик чаралар үткәрүнең уңай тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
Олы Шәмәк авылы җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев әлеге территориядә алкогольгә, наркотикларга каршы профилактик эшләр турындагы мәгълүмат белән уртаклашты.
Шулай ук “2022-2025 елларга Тәтеш муниципаль районында халыкны наркотизацияләүне профилактикалау” программасы расланды. Утырыш нәтиҗәләре буенча, район башлыгы урынбасары Евгений Курков наркотикларга каршы комиссия әгъзаларына тиешле йөкләмәләр бирде, аларның берсе – яшьләр белән профилактик эшләүгә аерым игътибар бүлеп бирү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев