Путин һәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатының ябылу тантанасында катнашачак
Россия Президенты Казанда һөнәри осталык буенча Россия җыелма командасы әгъзалары белән очрашачак һәм чемпионатның ябылу тантанасында катнашачак.
(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Бүген Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләр буенча 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты ябылу тантанасында катнашачак. Чара “Казан Арена” стадионында узачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иртән республика җитәкчесе Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин белән очрашырга планлаштыра. Ул кичә Казанга Кытай Халык Республикасы делегациясе составында килгән. Кытай кунаклары сәфәренең төп максаты – WorldSkills чемпионатының ябылу тантанасында катнашу. Анда Кытай вәкилләренә дөнья беренчелеге әләме тапшырылачак. Кытайның Шанхай шәһәре 2021 елда эшче һөнәрләр буенча 46 нчы дөнья чемпионатын уздырачак.
Көн дәвамында Татарстан Президенты WorldSkills International Генераль ассамблеясы утырышында катнашачак. Ул “Казан Экспо” күргәзмә комплексы территориясендә узачак. Ә кич Рөстәм Миңнеханов “Казан Арена” стадионында эшче һөнәрләре чемпионатының ябылу тантанасында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев