Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Һәр көнебез изгелектә үтсен

Кояшлы эссе көннәре белән җәй дә үтеп китте.

(Тәтеш, 8 ноябрь, Тәтеш таңнары, Ркия ХИСАМИЕВА, Келәш ). Алтын көзгә дә әле генә аяк баскан идек, инде соңгы аена кердек. Җәен һава торышы корылыгы белән сынаса да, кырлардагы иген, басу-бакчалардагы яшелчә, бәрәңге уңышы һәркемне сөендерер­лек мул булды. Халык канәгатьлек белән барысын да җыеп алды. Хәзер инде һәммәсенә шөкер итеп яшәргә язсын. Илләребез имин, күкләребез аяз булсын. Гомер дигәне бер дә сизелми, чапкын аттай алга чаба, яшьләр олыгая, өлкәннәр картая, ә күңел һаман үткәннәрне сагына. Көтеп алган Корбан ае да узып китте. Изге мөхәррәм аенда игелек­ле гамәлләр башкарырга тырыштык. Бу ай шулай ук малыңнан сәдакалар өләшә торган вакыт буларак та аерылып тора. Авылыбызда Корбан ашы үткәрүчеләр дә шактый булды. Мәчет каршында эшләп килүче мәдрәсәбездә дә Корбан мәҗлесе уздырылды. Үтемле вәгазьләрне үзенә сыйдырган күркәм ашлар җирлектә ел әйләнәсе дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев