Рәмис Сафиуллов предприятиеләр һәм балык хуҗалыгы хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һәм балык тоту белән шөгыльләнүчеләрне котлый
14 июль – Балыкчы көне/

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов предприятиеләр һәм балык хуҗалыгы хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һәм балык тоту белән шөгыльләнүчеләрне котлый:
– Балык тоту ихтыяр көчен ныгыта, саллы тотым канәгатьләнү һәм горурлык хисләре һәм үзенә бер төрле бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык халәт тудыра.
Тәтеш районында балыкчылык элек-электән үк кешеләрне туендырган, ризык табу ысулларының берсе булган. Бүгенге көндә дә балыкчылык тармагы Тәтеш районы халкы өчен мөһим булып тора, ә су биоресурсларын саклау һәм арттыру, аларны нәтиҗәле һәм рациональ куллану зур әһәмияткә ия.
Балык тотарга яратучыларның барысына да суда иминлек, балыкны мул тотуларын, су тереклегенә сакчыл карауларын, билгеләнгән кагыйдәләрне бозмауларын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев