Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

– Халыкара инвалидлар көне һәрберебезгә кешенең чын кыйммәте физик сәләтләр белән түгел, ә аның ихтыяр көче, максатчанлыгы һәм игелеге белән үлчәнүен искә төшерә. 

Без барлык кыенлыкларга да карамастан, сәламәтлек буенча чикләүләрнең тулы канлы тормышка киртә булмавын көн саен исбатлап торучы якташларыбыз белән горурланабыз. Безнең уртак бурычыбыз – аларның  һәркайсы үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп хис итсен, ирекле хәрәкәт итү, уку, эшләү, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү.

Безнең үзенчәлекле балаларга һәм өлкәннәргә көн саен үзләренең күңел җылысын, кайгыртучанлыгын һәм игътибарын бүләк итүчеләргә – социаль хезмәткәрләргә, табиб­ларга, укытучыларга, тәрбиячеләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сезнең хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм игелегегез аларга үз-үзләренә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә һәм тормышларын якты төсләр белән тулыландырырга ярдәм итә. 
Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, күтәренке рух, иминлек һәм бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим! Юлыгызда игелекле һәм ярдәмчел кешеләр генә очрасын, ә өйләрегездә һәрвакытта җылылык, уңайлылык һәм шатлык хөкем сөрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев