Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда тиздән үзара салым буенча референдум узачак

Әлеге вакыйга алдыннан гәҗит хәбәрчеләре шәһәрлеләр арасында сораштыру уздырдылар: “Үзара салым программасына сезнең мөнәсәбәтегез”, “Шәһәрнең инфраструктурасында сез нәрсәләрне яхшыртырга теләр идегез?”

(Тәтеш, 7 ноябрь, Тәтеш таңнары).

Владимир Бичуков: “Үзара салым – төзекләндерү һәм мәдәни төзелеш буенча җирле сыйфаттагы эшләрне башкару өчен авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә кешеләрдән ирекле рәвештә акча җыюга җәлеп итү. Әгәр күпчелек кеше “риза” дип тавыш бирсә, ул чакта без республика бюджетыннан безнең тарафтан җыелган һәрбер сум акчага 4шәр сум алачакбыз. Минем 500 сум һәм әле тагын программа буенча бүлеп бирелгән 2000 сум, ассызыклап үтәм, безнең тормышны яхшырта бит инде, мисалга, минем өлеш кергән акчага сатып алынган яктырткычның берсе генә дә булса шәһәрне яктыртып торса, ихластан сөенәчәкмен. Кемгәдер караңгы кичтә яктырак булачак. Микрорайоныбыз гражданнары бердәмләшеп зур эшләр башкарып булачагына безнең “Көньяк” ТИҮ үрнәгендә инандылар. Эскәмиядә утырып, кемнәр нәрсә эшләвен тикшерү, әлбәттә, җиңел. Күрсәтелгән карарлар белән тәңгәл китереп җыелган үзара салым акчасы фәкать максатчан билгеләнү буенча гына файдаланыла. Аларны нәрсәләргә юнәлтергә икәнлеген без үзебез хәл итәбез, ә җирле үзидарә органнары үзара салым акчасын файдалану турында халыкка хәбәр итәләр. Теләсә кем шәһәр советына мөрәҗәгать итә һәм үзенең 500 сумы хакында белә ала, анда барысын да сөйләячәкләр һәм күрсәтәчәкләр. Уртак эшкә бик теләп кушылам. Балалар мәйданчыкларын яңартасы, агач коймаларны яңа заманчага алыштырасы, ишегалларының иминлеге өчен һәр урында видеокамералар урнаштырасы иде. Йорт яннарында эскәмияләр исәбен арттыру, күбрәк урналар булдыру зарур – күп нәрсәләр эшлисе бар әле, барысына да акча кирәк. Шуңа да үзара салым программасы бик мөһим һәм әһәмиятле. Аңардан файдалану зарур. Мин шәхсән якташларымны гражданлык активлыгына чакырам”.

Наталья Понедельникова: “Минем үземнең дә һәрва­кытта шәһәрдә нәрсәне дә булса үзгәртәсем килде, төрле идеялар туды. Һәм хәтта республика проектларына акча җыя башлагач та, һәрвакытта сорау туды, ә без – тәтешлеләр, шәһәребезнең күренешен үзгәртеп, моңа акча җыя һәм үзебезнең мөстәкыйль проблемаларны хәл итә алмыйбызмы икән. Менә инде 8 ел безнең кечкенә коллектив үз проектлары белән шәһәр күренешен генә түгел, җәлеп итүчән матур урыннар булдырып һәм мирасны торгызып, шулай ук шәһәрлеләрнең һәм кунакларның да мөнәсәбәтләрен үзгәртә алуларын дәлиллиләр. Һәм бу нибары кечкенә ярдәм, ә инде әгәр барлык шәһәрлеләрнең дә көчен берләштерсәң? Турист­ларыбыздан һәм килгән кунаклардан Тәтешнең ничек итеп күз алдында үзгәрә баруын ишетү күңелгә җылылык өсти. Ә иң мөһим яхшырту мөмкинлеге, яисә үзара салым – ул безнең көч һәм төп инструментларның берсе”.

Нина Парфенова: “Мин тумышым белән Кече Бисәрдән, Түбән Камада яшәдем һәм 36 ел химия заводында эшләдем. Тәтештә яшәүче әниемне карап-тәрбия­ләргә кирәк булды, аңа биредә – Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак фатир бирделәр – без монда күчендек. Шәһәрдә соңгы елларда күзәтелгән матур үзгәрешләргә шатланабыз. Түбән Камага баргач, дусларыма кечкенә, әмма бик матур һәм уңайлы шәһәребез турында сөйлим. Юллар да яңартып төзекләндерелә, тирә-юньдә яшеллек, чиста да. Шунысы гаҗәп, урамда мин исерек кешеләрне бөтенләй дә күргәнем юк. Үземнең кунаклар өчен музейга, Вшиха тавына экскурсия үткәрәм. Шушы араларда Балыкчылык тарихы музеенда булдым, анда – искиткеч! Теләгем бер, матурлыкны, тәртипне сак­ласыннар, чүпләмәсеннәр иде. Үзара салымда бик теләп катнашам. Ә әлеге акчага шәһәр үзәгеннән алып Людоговкага кадәр булган юл буйлап эскәмияләр ясап куюларын телим. Сумкалар күтәреп кайтканда арыйбыз, өлкән кешеләр утырып ял итсеннәр иде. Эскәмиядәге бер генә такта да миннән бүләк булса, сөенәчәкмен”.

Р.: “Безнең һәркайсыбызны шәһәр мохитен яхшыр­туга җәлеп итәр өчен,  үзара салым кирәклеген аңлыйм. Төнь­як микрорайонда урамыбыз белән янәшәдә балалар мәйданчыгы барлыкка килде – сабыйлар шатланып туя алмый. Компьютер каршында утырмаулары да бик әйбәт. Нинди акчага төзелүен хәтта уйлап та карамадым, үзара салым акчасына икән ич. Шәһәрдә күп нәрсәләр башкарылуын күрәбез бит, бары тик яхшыга күнегәбез шул инде. Тротуарлар бездә карап туймаслык. Хәтта чүплек контейнерларының да барлык таләпләргә тәңгәл килүенә мин ышанам. Әле тагын Зур Троицк урамында да юллар төзелсә яхшы булыр иде, алайса вак таш инде бөтенләй таркалып бетте. Әти-әниләрем Әтрәчтә меңәр сум тапшырдылар. Зарланмадылар, бу барыбызның да файдасы өчен диделәр. Әлеге акчага туган авылда җитешлекләр артуына алар гына түгел, мин дә шатланам. Без төрле кирәкмәгән вак-төякләргә дә шактый акча сарыф итәбез, әлбәттә инде, төзекләндерүгә дә бирәм”.
(Редакциядән: респондентларның сөйләм теле сакланды.)   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев