Һәрбер проблеманы чишү юлы бар
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балалар белән җәбер-золым һәм рәхимсез мөгаләмәне профилактикалау программасы кысаларында “Балаларга – игелекле куллар” дигән чара уздырдылар.
(Тәтеш, 26 ноябрь, Тәтеш таңнары, Татьяна КУЗНЕЦОВА). Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балалар белән җәбер-золым һәм рәхимсез мөгаләмәне профилактикалау программасы кысаларында “Балаларга – игелекле куллар” дигән чара уздырдылар.
Социаль эшләр буенча белгеч Наталья Мулюкова бер төркем ата-аналар белән “Күчү яше: яшүсмерләр белән аралашуның үзенчәлекләре” дигән дәрес үткәрделәр, аның барышында “авыр” яшьтәге балалар белән ата-аналарның үзара бәйләнешнең көнүзәк мәсьәләләре тикшерелде. Бүлек психологы Римма Фазылова тарафыннан “Һәрбер проблеманы чишү юлы бар” дип исемләнгән дәрес оештырылды, аның максаты үз проблемаларыңны аңларга өйрәнү һәм аларны чишүдә дөрес ысулларны эзләү иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев