Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Регламентны бозсаң нәрсә яный

Машина тәрәзәсе караңгылатылган булырга тиеш түгел.

(Тәтеш, 18 август, «Тәтеш таңнары»). Тәтештән чыгу юлында район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ал­гы ян тәрәзәләре ал­ын­малы пәрдәле  һәм караңгылатылган машинаны туктаталар, бу таможня берлегенең “Тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы өчен” техник рег­ламент таләпләренә туры килми.

Техник регламент нигезендә, алгы тәрәзәләрнең яктылык кертү тәэсире кимендә – 75, алгы ян пыялаларның кимендә 70 процент булырга тиеш. 2018 елда машина пыялаларын караңгылаткан өчен шоферга 500 сум күләмендә штраф салу каралган (административ хокук бозу кодексының 3.1 өлеше 12.5нче маддәсе). 

Исегезгә төшерәбез: административ штрафны вакытында түләмәгәндә, ул түләнмәгән административ штраф суммасын ике тапкырга арттырып административ штраф салуны, әмма иң кимендә бер мең сум, яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки илле сәгатькә кадәрге вакыт белән мәҗбүри эшләргә җәлеп итүне күз уңында тота (РФ Административ хокук бозу кодексының 1 өлеше 20.25нче маддәсе).   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев