Репост өчен — китап
Редакция социаль челтәрендә репост өчен китап уйнату узды.
Беренче булып редакциягә китап алыр өчен Олы Тормыдан китапханәче Лилия Гафиятуллина килде. Ул Рәдиф Сәгъдинең «Бер гаилә сурәте» китабын алды.
«Китаплар укырга яратам. Бу әсәрне әле укыганым юк. Вакыт булгач ук укыячакмын. Бик кызыклы күренә. Төркемегезне яратып карыйм, яңалыклардан хәбәрдар булып торам. Яңа бәйгеләр оештыруыгызны көтеп калам», — дип уртаклашты Лилия Илдус кызы.

Икенче булып Гүзәл Мостафина килеп, Нәзифә Кәримованың «Изге ат» китабын алып китте.
«Минем өчен бүләк оту көтелмәгән булды. Мин Тәтеш шәһәренең икенче мәктәбендә укытучы булып эшлим. Татарча китапларны укырга яратам. Сезнең төркемгә сылтаманы миңа дустым җибәрде. Төркемегезне кызыксынып карыйм. Аш-су рецептларын яратам, сораштырулар, элекке фотоларны карарга кызык», — дип сөйләде Гүзәл Альфред кызы.

Бәлки, төркемдә күрмәгәндер дип, без Ләйлә Салиевага СМС җибәрдек. Ул үзенең Бидәңге авылы кешесе икәнлеген әйтте. Бәхеткә каршы, ул бүген Тәтешкә дә килгән булып чыкты. Ләйлә Сафаил кызы редакциягә шунда ук килеп җитте.
«Миңа сезнең „Тәтеш таңнары“ төркеменә язылырга дустым тәкъдим итте. Мин бик теләп кушылдым. Бәйгене күргәч, катнашырга булдым. Китап отармын дип көтмәгән идем. Мин бик шатмын, чөнки китаплар укырга яратам. Күбрәк авыллар турында язмалар булса, тагын да яхшырак булыр иде. Үзенчәлекле рецептлар, төрле темаларга сораштырулар да күңелгә якын », - диде Ләйлә Сафаил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев