Республикада 2025 елда 200 километрдан артык автоюллар ремонтланачак
Автомобиль юллары «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча ремонтлаучак.
Татарстанда 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 километрдан артык автомобиль юллары норматив хәлгә китереләчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.
Казан агломерациясендә 21 километрдан артык автоюллар ремонтланачак, Чаллы агломерациясендә 11 километрдан артык автоюллар норматив хәлгә китереләчәк.
Төбәк әһәмиятендәге юлларда 150 километрдан артык автоюлларга, шул исәптән ясалма корылмаларга ремонт үткәреләчәк.
Юллар белән бәйле илкүләм проектны гамәлгә ашыру максатында бюджеттан 2025 елга 14 миллиард сумнан артык финанслар бүлеп бирү каралган, аларның 7 миллиард сумы – федераль бюджеттан.
2025 елда авария очракларын киметү, юлларның сакланышын тәэмин итү һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү төп бурычлар булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев