Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада 553 804 кеше ГТО нормативларын тапшырды

(Тәтеш, 7 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

 

Татарстанда ярты миллион – 553 804 кеше «Хезмәт һәм оборонага әзер» («Готов к труду и обороне») комплексы нормативларын тапшырды. Алардан 82 132 кеше нормативларны алтын значокка тапшырган, 102 696 кеше көмеш билге алган, ә 106 013 кеше – бронзаны.

Бүген республикада ГТО нормаларын тапшыра торган 55 үзәк эшли. Быел Әлмәт, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарында тагын 6 мәйданчык ачарга планлаштырыла. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

ГТО комплексын үстерү өлкәсендә иң көчле ун районга Буа, Чүпрәле, Саба, Алексеевск, Азнакай, Спас, Балтач, Сарман, Апас, Яңа Чишмә муниципаль районнары керә.

Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашырган дүрт елда (2019-2022 елларда) 31 спорт объекты төзелгән һәм төзекләндерелгән. 

Реклама

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-553-804-kese-gto-normativlaryn-tapsyrdy-5862507

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гто