Республикада егерме бер эшмәкәр Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге булышлыгы белән экспорт килешүләре төзегән
Татарстанда эшмәкәрләргә 12,5 мең мәгълүмати-консультация хезмәте күрсәтелгән.
(Тәтеш, 7 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү” илкүләм проекты буенча финанс һәм мәгълүмати ярдәм алган.
Республикадагы егерме бер эшмәкәр 2020 елның беренче ярты еллыгында Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге булышлыгы белән экспорт килешүләре төзегән. Илкүләм проектны тормышка ашыру барышында 115 компания экспортка чыгарылган, алар барлыгы 25 миллион долларга экспорт килешүләре төзегән.
Эшмәкәрләргә барлыгы 611,2 миллион сум күләмендә 378 микрозайм тәкъдим ителгән. Татарстанның Гарантия фонды җаваплылыгы белән 5,1 миллиард сумнан артык кредит бирелгән.
Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленгән. Азык-төлек продуктларын һәм әзер ризыкларны заказ бирүчеләргә илтеп җиткерү хезмәтенә сарыф ителгән чыгымнарны компенсацияләүгә барлыгы 28 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, эшчәнлекне кризис шартларында алып баруга өйрәтү максатында, “Адаптация технологияләре” программасы тормышка ашырыла башлады.
Татарстанда эшмәкәрләргә 12,5 мең мәгълүмати-консультация хезмәте күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев