Республикада «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә 2,3 мең укучы бала яшь натуралист булды
Ел саен экология дәресләре, төрле бәйгеләр һәм башка экологик чаралар үткәрелә.
Татарстанда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә 2,3 мең укучы бала яшь натуралист булды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 30 ел дәвамында экологик белемнәрне арттыру белән шөгыльләнә. Ел саен экология дәресләре, төрле бәйгеләр һәм башка экологик чаралар үткәрелә. Әлеге юнәлештәге эшләр турында министр Александр Шадриков сөйләде.
«Белем бирү-агарту эшчәнлегендә яшьләрнең «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары булыша. Алар өчен экология – модалы шаукым түгел, ә үзләре сайлаган тормыш позициясе. Өлкәннәрдән яшь натуралистлар да калышмый. 2018 елдан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы укучы балаларның барлык инициативаларын хуплап тора. Бүгенге көндә Татарстанда 2,3 мең яшь натуралист исәпләнә», – диде министр.
Александр Шадриков сүзләренчә, быел 1 апрельдә башланган санитар-экологик ике айлык барышында 400 мең татарстанлы өмәгә чыккан, ә «ЭкоЯз» конкурсы кысаларында министрлыкка 1202 гариза килгән.
«Экологик белемнәрне танытуга безнең электән ышанычлы дус һәм хезмәттәшләребез – Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары зур өлеш кертә. Безнең «Ирекле агым», Казансу елгасын чистарту проектлары, яшь натуралистлар хәрәкәтен җәелдерү – уртак эшләрнең бер өлеше генә», – диде министрлык башлыгы.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ekologiya-ilkulam-proekty-yardamenda-23-men-ukucy-bala-yas-naturalist-buldy-5889148
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев