Республикада илкүләм проект ярдәмендә 9 меңнән артык өлкән кеше диспансеризация узды
Быел бу эш белән 57 меңләп татарстанлыны колачларга планлаштырыла.
2024 елның беренче ике аенда авыл җирлегендә яшәүче 9 547 өлкән кешене диспансеризация, вакцинация уздыру, планлы госпитализация һәм башка медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның медицина учреждениеләренә алып барганнар. Бу ярдәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.
Пассажирларны бушлай, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне транспортлау өчен җиһазландырылган махсус автомобильдә китерәләр. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә диспансеризация авыруларны иртәрәк белү, шул исәптән социаль әһәмияткә ия инфекцион булмаган аерым авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар уздыру максатында үткәрелә, дип искәрттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.
Быел бу эш белән 57 меңләп татарстанлыны колачларга планлаштырыла.
Өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү чаралары Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында башкарыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-yardamenda-9-mennan-artyk-olkan-kese-dispanserizaciya-uzdy-5884225
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев