Республикада өлкән яшьтәге хатын-кыз жуликларга акча биргәннән соң үз-үзенә кул салган
Ул мошенникларга 200 мең сум акчасын биргән.
(Тәтеш, 23 январь, “Тәтеш таңнары”). Әлеге хәл узган елның ноябрендә булган: мошенниклар, Казанда яшәүче 74 яшьлек хатын-кызга шалтыратып, оныгының, юл-транспорт һәлакәтенә очравы хакында хәбәр иткән. Шуннан соң оныгын коткару өчен аннан акча таләп иткәннәр.
Әби аферистларга 200 мең сум акчасын биргән, шуннан соң үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап алган. Күпмедер вакыт узганнан соң, быелның гыйнварында, ул үз-үзенә кул салган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство башлыгы Артем Хохорин шулай дип белдерде.
«Татар-информ» агентлыгы 2022 елда татарстанлыларның телефон мошенникларына 3 миллиард сумга якын акча бирүләре хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-olkan-yastage-xatyn-kyz-mosenniklarga-akca-birgannan-son-uz-uzena-kul-salgan-5865984
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев