Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада температураның +35 градуска кадәр күтәрелүе һәм кинәт исә торган җил көтелә

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Бүген, 3 июльдә, Татарстанда урнашкан антициклон нәтиҗәсендә температура фонының күтәрелүе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, дип искәртә синоптиклар.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җил көндез урыны белән, Казаннан тыш, 13 метрга кадәр көчәя.

Җылы төннән соң (+14..+19 градус), көндезге сәгатьләрдә төбәк территориясендә һава температурасы +30..+35 градуска (ТР башкаласында +32..+34 градуска) кадәр күтәреләчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-temperaturanyn-35-graduska-kadar-kutarelue-ham-kinat-isa-torgan-il-kotela-5889946

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев