Реклама
Җәмгыять
Республикада 70 тоннадан артык электроломны эшкәртүгә җибәргән
Татарстанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы эшли.
(Тәтеш, 3 июль, «Тәтеш таңнары»). 2022 елның сентбярендә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология акциясе старт алганнан соң, Татарстан 70 тоннадан артык электролом җыеп, эшкәртүгә җибәргән. Бу хакта ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы хәбәр итә.
Республикада электролом җыю даими рәвештә оештырыла. Мәсәлән, 2023 елның май азагында шундый акцияләр Казан, Буа, Питрәч һәм Яшел Үзәндә үткәрелде.
Киләсе акция Алексеевск бистәсендә ике көн дәвамында уздырылыр дип планлаштырыла.
Әйтергә кирәк, экологик программаларны, аерым алганда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итү турында ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы белән Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында килешү төзелгән иде. Бу программаның төп максаты – иске техника калдыкдары экологиягә зыян китермәсен өчен, халыкка аларны эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеге булдыру. Җыелган электроломны Табигатьтән рациональ файдалану фонды үзенең һәм хезмәттәшлек иткән башка предприятиеләрдә утильләштерә.
Әлеге программада катнашу кагыйдәләре белән фондның сайтында танышырга мөмкин: https://eko-fond.ru/electronics/.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-bernica-aida-70-tonnadan-artyk-elektrolomny-eskartuga-ibargan-5873082
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев