Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республиканы тәкъдим итәчәкләр

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте студентлары WorldSkills Russia-2018 эшче һөнәрләр бәйгесе финалында катнаша, ул Көньяк Сахалинда узачак.

(Тәтеш, 1 август, «Тәтеш таңнары»).  Яшьләр җомга көнне юлга кузгала. Әмма чыгып китәр алдыннан без  гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр фәннәре буенча тренер-укытучы Александр Мерзлов белән аралашырга, аңа берничә сорау бирергә өлгердек.

– Александр Геннадьевич, сөйләгез әле, зинһар, ярыш финалы алдыннан нәрсәләр булды, һәм WorldSkills та “Коткару эшләре” төрендә республикабызны кемнәр тәкъдим итәчәк?

– Көллият базасында башта төбәк этабы булды, аннары анда җиңүчеләрнең Мәскәүдә сайлап алу бәйгесе узды, биредә 17 төп һәм 5 яшүсмерләр командасыннан барысы да финалга чыга алмады. Әмма безнең студентлар ике очракта да бик шәп нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм хәзер ярышларның йомгаклау этабына баралар. Дмитрий Васин, Тимур Латфуллин, Владимир Пикалов, Илмир Әсхәтов, Регина Шәрәфиева, Ангелина Кошелева, Антон Задворнов, Данил Филиппов, Илфат Гаптрахманов, Исмәгыйль Гыймадиев – әлеге яшьләр WorldSkills Russia-2018дә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Дмитрийдан тыш, барысы да мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнаша. Әйе, яшүсмерләр командасына, төп командага караганда,  бераз җиңелрәк булачак, ләкин һәркемгә дә эшләргә туры киләчәк.

– Ярышларга әзерләнү ничек үтте һәм курсантларны нинди сынаулар көтә?

– Финалга апрель аеннан әзерләнә башладык, һәр көнне диярлек шөгыльләндек, хәтта каникул вакытларында да. Егетләр көндәшләре белән вакытка карап хәрби кием киюдә, янгын сүндерүдә ярышачаклар, үзләренең беренче медицина ярдәме күрсәтүдә һәм авария-коткару эшләрен уздырудагы әзерлекләрен тәкъдим итәчәкләр. Бу әле аларны көткән ярыш­ларның кечкенә бер өлеше генә.

– Сезнең уйлавыгызча, командалар финалга әзерме?

– Әзер. Өстәвенә физик һәм рухи яктан да. Беренче вакытларда яшьләргә командада эшләү авыррак булды, чөнки төрле төркемнәрдә укыйлар. Әмма хәзер алар бер-берләренә шулкадәр ышаналар, үзләрен бер­дәм механизм итеп тоялар, ә бу югары нәтиҗәләргә ирешүдә иң мөһимнәрнең берсе булып тора.

– Финалда уңышлар юлдаш булсын.

Әңгәмәне Юлия КАЛИНИНА алып барды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев