Республиканың экспортчылары товарларны транспортлау чыгымнарын дәүләт хисабына киметә ала
Ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.
Үз товарларын чит илләргә сатучы товарларны Россия территориясе буенча транспортлауга тоткан чыгымнарының 80 процентка кадәрен кире кайтара ала. Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.
ТР Икътисад министрлыгы хәбәренчә, Экспортка ярдәм итү үзәге экспортчыларның продукцияне Россия чикләренә кадәр транспортлауга киткән чыгымнарын финанслашырга булыша. Финанслашуның суммасы – бер предприятие өчен 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.
«Экспортчылар логистикага күп чыгымнар тота. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары безгә эшмәкәрләр тоткан чыгымнарның 80 процентка кадәр өлешен капларга һәм транспорт чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Ә бу үз чиратында продуктның ахыргы бәясенә һәм аның көндәшлекне күтәрү сыйфатына да йогынты ясый», – дип белдерде ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова.
Әлеге хезмәтне алу өчен МСП.РФ порталында гариза бирергә кирәк («Сервислар» битенә күчәргә, «Төбәк ярдәм чаралары» бүлеген табарга, «Татарстан Республикасы» фильтрын сайларга, аннары хезмәтләр исемлегеннән «Продукцияне транспортлауны финанслашу» хезмәтен сайларга).
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-eksportcylary-tovarlarny-transportlau-cygymnaryn-daulat-xisabyna-kimeta-ala-5875476
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев