Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

РФ Хезмәт Кодексына үзгәрешләр кертелде

Хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт иткән вакытта хезмәт килешүе туктатылачак һәм эшкә чыккан көнне яңадан гамәлгә кертеләчәк.

(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

РПФның ТР буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова РФ Хезмәт Кодексындагы үзгәрешләр хакында аңлата:

Реклама

– “Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында”гы  РФ Президенты Указы (№ 647, 2022 елның 21 сентябреннән) бастырылу белән бәйле “Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон (№376-ФЗ, 2022 елның 7 октябреннән) кабул ителде, аның нигезендә РФ Хезмәт Кодексы 351.7нче маддә белән тулыланды, бу хезмәткәрне мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырган яки алар белән “Хәрби йөкләмә һәм хәрби хезмәт турында”гы  Федераль законның 38нче маддәсе 7нче пункты (№ 53-ФЗ, 1998 елның 28  мартыннан) яисә РФ Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле рәвештә ярдәм итү турындагы контракт төзелгән очракта, хезмәткәр һәм эш бирүче арасында төзелгән гамәлдәге хезмәт килешүе эшче хәрби хезмәттә булган вакытта туктатыла һәм хезмәткәр эшкә чыккан көнне яңартыла. Эш бирүче хезмәткәрнең гаризасы нигезендә гамәлдәге хезмәт килешүен туктатып тору турында боерык бастыра.

Күрсәтелгән норманы гамәлгә ашыру максатларында Россия Пенсия фонды тарафыннан “Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсенең № 730п 2019 елның 25 декабре карарына үзгәрешләр кертү турында” 2022 елның 13 октябрендәге 217п номерлы РФ Пенсия фонды идарәсе Карары кабул ителде, ул 2022 елның 8 ноябрендә үз көченә керде, аның нигезендә хезмәткәрне хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле хезмәт шартнамәсе туктатылган очракта, РПФ тарафыннан тәкъдим ителгән СЗВ-ТД исәп-хисабында “туктатып тору” кадрлар чарасы күрсәтелә, ә хезмәт килешүе гамәлдә булган очракта “яңарту” кадрлар чарасы күрсәтелә. Әйтеп үтелгән мәгълүматларны эш көненнән, хезмәт мөнәсәбәтләрен туктатып торуны яки яңартуны раслаучы боерык чыгарылгач, икенче көннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев