“Ромашка”да кызыклы һәм күңелле
Олы Шәмәкнең “Ромашка” балалар бакчасы биш ел элек иске бинадан яңа иркен мәктәпкә күчкән.
(Тәтеш, 3 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотолары)). Күптән түгел без сабыйлар янына аларның ничек яшәүләрен белер өчен кунакка бардык.
Безне мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Татьяна Тимескова каршы алды.
“Элек безнең бакча почта бүлеге белән бергә урнашкан иде. Үзәктән җылыту, канализация дә юк иде. Хәзер бездә бөтен уңайлыклар да бар”, – дип уртаклаша ул.
Бүгенге көндә “Ромашка”га төрле яшьтәге балалар төркеменә 2дән алып 7 яшькә кадәрге алты бала йөри. Мәктәпкәчә учреждениедә мөдирдән кала, тәрбияче Елена Волкова, кече тәрбияче Татьяна Васина һәм аш пешерүче Галина Патшина эшли. “Быел безнең бер чыгарылыш бар иде, киләсе елда 4 булачак”, – дип билгеләп үтә Татьяна Владимировна.
Балалар бакчасында экологик тәрбиягә, һөнәри юнәлеш эшенә һәм сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. “Һәр иртәдә күнегүләр ясыйбыз, аннан соң – көндәлек тәртиптәге дәресләр. Балаларда туган ягыбызга мәхәббәт уятырга, һөнәрләр белән кызыксынырга өйрәтәбез. Янгын сүндерү бүлегенә, китапханәгә еш барабыз, төрле чаралар белән картлар һәм инвалидлар йортында булабыз, өлкән кешеләр белән элемтәдә торабыз”, – ди тәрбияче Елена Александровна.
Төрле яшь төркемендәге балалар белән эшләүнең үз кыенлыклары да бар, уңай яклары да юк түгел. “Мәсәлән, олылар белән шөгыльләнгәндә кечерәкләр ишетеп, материалны хәтерләрендә калдыралар: киләчәктә аларга җиңелрәк булачак. Әле тагын олыраклар кечкенәләргә урамга чыкканда киенергә булыша”, – ди тәрбияче.
Балалар уенчыклар белән мәшгуль булсалар да, шулай да безгә дә игътибар итәләр, “Ромашка”да аларга ничек кызыклы һәм күңелле булуы турында сөйлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев