Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Роспотребнадзор белгечләре гражданнарга талпан энцефалитыннан прививка ясатырга киңәш итә

Бүгенге көндә фәндә барлык континентларда да яшәүче һәм теләсә нинди климат зонасында үзләрен уңайлы хис итүче 48 меңнән артык талпан төре билгеле.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 7 маена талпан тешләүнең 6 очрагы теркәлгән, шул исәптән урман зонасында һәм шәхси хуҗалыкта – берәр очрак һәм этләрне йөрергә алып чыкканда – 4 очрак.

– Талпан энцефалиты вирусына каршы прививкалар ике схема буенча үткәрелә – төп һәм ашыгыч, – ди ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин.  – Вакцинациянең төп схемасы ике прививканы үз эченә ала, аларны вакцинага бәйле рәвештә язгы-көзге чорда –  ноябрь – март  айларында – 1 айдан 7 айга кадәр аралыкта ясарга кирәк. Аннары 5 – 12 айдан соң, вакцинага бәйле рәвештә, өченче прививка ясатырга кирәк (беренче ревакцинация). Өч прививка – вакцинациянең тәмамланган курсы. Аннан соң өч елга бер тапкыр ревакцинация ясала. Әгәр дә сез көзлектә ясатырга өлгермәсәгез, яз көне, талпаннар әле бик актив булмаган вакытта, тизләтелгән ашыгыч схема буенча ясатырга була. Ашыгыч вакцинация вакытында, вакцинага бәйле рәвештә, ике атнадан бер айга кадәр аралыкта кимендә ике прививка куела. Ревакцинация икенче прививкадан соң – бер елдан, аннан соң өч елга бер тапкыр үткәрелә.

Сүз уңаеннан, шуны да истә тотарга кирәк, прививка талпаннар тешләүне профилактикалауның башка чараларын кире какмый (репеллентлар, тиешле киемнәр), чөнки талпаннар талпан энцефалитын гына түгел, башка инфекцияләрне дә тапшырырга мөмкин, мәсәлән, талпан боррелиозын, гранулоцитар анаплазмозын, моноцитар эрлихиозын, алардан әлегә вакциналар юк. Талпаннар булырга мөмкин территориядә булганда, һичшиксез куркынычсызлык чараларын истә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев