Реклама
Җәмгыять
Россия социаль фонды үзенең эшен башлады
2023 елның гыйнварыннан пенсия фонды һәм социаль иминият фонды берләштерелеп, Россия социаль фондына әйләнде.
(Тәтеш, 17 январь, “Тәтеш таңнары”).
– Россия социаль фондында гражданнарны кабул итү клиентларга хезмәт күрсәтү бердәм офисында гамәлгә ашырылачак, ул пенсия фондының клиентлар хезмәтенең элекке адресы буенча урнашкан, – дип белдерә клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова. – Социаль иминият фондына кагылышлы социаль иминият мәсьәләләре буенча алдагыча ук – 2-63-41 номерына, пенсия тәэминаты мәсьәләләре буенча 2-57-67, 2-57-66 номерларына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин, кабул итүгә алдан язылып куярга кирәк. Игътибарны тагын шуңа юнәлтәсе килә, Татарстан Республикасында яшәүче гражданнар белгечләрдән киңәшләр алу өчен 8-800-600-00-00 номеры буенча социаль иминият фондының бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев