Россиядә «Крокус Сити Холл» теракты корбаннары истәлегенә акция старт алды
Моның өчен кәгазьдән торна ясарга һәм социаль челтәрләрдә уртаклашырга кирәк.
Кичә «Крокус Сити Холл»да теракт корбаннары истәлегенә акция башланды. Ул «Торналар» дип атала – очып барган торналар концерт бинасыннан күккә очкан рәвештәге проекция итеп эшләнелгән.
Бөтен илдә бу акциягә кушылырга чакырылар. Моның өчен кәгазьдән торна ясарга, яки кошның рәсен ясарга һәм социаль челтәрләрдә уртаклашырга кирәк.

«Крокус Сити Холл»га һөҗүм нәтиҗәсендә соңгы мәгълүматлар буенча, 154 кеше һәлак булган. Бүген фаҗига корбаннары истәлегенә матәм көне дип игълан ителгән иде.
Россия шәһәрләрендә фаҗига корбаннарын искә алалар. Аны Татар-информ хәбәр итә.
Фото: © аватаркада беркетү өчен шушындый картинканы кулланырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев