Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Россия лидерлары» финалисты бәйге аша үтүчеләрнең барысы да эш кешеләре булуын әйтте

Светлана Котенкова фикеренчә, әлеге конкурс катнашучыларга илдәге иң яхшылар һәм үзеңә тиңнәр арасында үз урыныңны билгеләргә ярдәм итә.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Светлана Усольцева). «Россия лидерлары» идарәчеләр бәйгесендә икеләнмичә катнашырга кирәк. Бәйгедә катнашучыларның барысы да эш кешеләре дип исәпли конкурсның финалисты, КФУ хезмәткәре Светлана Котенкова. Бу фикерен ул «Татар-информ» агентлыгына хәбәрчесенә әйтте.

«Бу кызыксынулар клубы кебек гади аралашу урыны гына түгел. Конкурс аша узучыларның барысы да эш кешеләре. Алар дөньяны үзгәртергә кирәк дип сөйләп кенә утырмый, бара да эшли», - диде ул.

Аның сүзләренчә, бәйгедә катнашучылар сизелерлек өстенлекләргә ия була. «Конкурста катнашу үзеңне тикшерергә, үз мөмкинлекләреңә бәя бирергә һәм илдәге иң яхшылар һәм үзеңә тиңнәр арасында үз урыныңны билгеләргә ярдәм итә», - дип искәртте ул.

«Икенче мөһим әйбер – бөтен илдән җыелган һәм үсешкә омтылган кешеләр белән аралашу. Әлеге кешеләр белән элемтәгә керү – үсеш өчен алыштыргысыз ресурс», - дип өстәде Котенкова.

Светлана фикеренчә, бәйге катнашучыларның шәхси үсешенә ярдәм итү белән бергә, үз проектларын гамәлгә ашырырга да булыша.

«Россия лидерлары» Бөтенроссия идарәчеләр конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә. Анда катнашучылар кадрлар резервын әзерләү программасына керергә, эшкуарлар һәм сәясәтчеләр белән эшләү мөмкинлегенә ия була. Быелгы «Россия лидерлары» бәйгесенә 24 октябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев