Россиядән 20 меңнән артык кеше хаҗга барачак
Россия Кулланучылар күзәтчелегендә хаҗ кылырга теләүчеләрнең барысы да вакцинация турында халыкара сертификатлы булырга тиеш, диделәр.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Июль аеның икенче яртысында Россия Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссия 20,5 мең кеше Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга җыенуын планлаштыра. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Хаҗ кылучылар Башкортстан, Дагыстан, Татарстан, Ингушетия, Чечня, Кабарда-Балкар республикаларыннан, Ставрополь һәм Краснодар крайларыннан, Мәскәү, Ростов, Свердловск өлкәләре һәм Мәскәүдән очачак.
Россия Кулланучылар күзәтчелегендә хаҗ кылырга теләүчеләрнең барысы да вакцинация турында халыкара сертификатлы булырга тиеш, дип билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев