РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы урынбасары җавап бирә
Пенсия пенсионерның яшәү минимумыннан түбән булганлыктан, мин федераль социаль өстәмә (ФСӨ) алам. ФСӨгә исәп-хисап ясаганда нинди үзгәрешләр булды?
(Тәтеш, 5 июль, "Тәтеш таңнары"). Гәҗит укучыбыз соравына РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы урынбасары Алексей Никоноров җавап бирә.
– Пенсия пенсионерның яшәү минимумыннан түбән булганлыктан, мин федераль социаль өстәмә (ФСӨ) алам. ФСӨгә исәп-хисап ясаганда нинди үзгәрешләр булды?
– Федераль канун (№ 49-ФЗ) нигезендә, 2019 елның 1 апреленнән пенсиягә социаль өстәмә күләме исәпләп чыгару тәртибе үзгәрде.
Түләү индексациясе элек пенсионерның яшәү минимумын исәпләүдән тыш башкарылды, шуңа күрә һәрбер яңа индексация пенсия күләмен арттырды һәм социаль өстәмәнең күләмен яшәү минимумына кадәр пропорциональ рәвештә киметте. Мондый тәртип пенсионер тарафыннан алынган түләү күләмен хәтта индексациядән соң да үзгәрешсез калдыруга китерде. Хәзер закон башта пенсионерның гомуми табыш суммасын яшәү минимумына кадәр җиткерергә, ә аннары пенсиягә индексация уздырырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, ТРда индексация нәтиҗәсендә ясалган өстәмә пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнәчәк, ә пенсионерга түләүнең гомуми суммасы агымдагы елның пенсия индексацияләре буенча өстәмә суммага яшәү минимумыннан югары булачак. Пенсия суммалары һәм айлык акчалата түләүгә пенсионерның матди тәэмин ителешенең гомуми суммасын исәпләп чыгару нәтиҗәсендә пенсиягә ФСӨ күләме билгеләгән вакытта өстәлә.
2019 елда иске исәпләү: индексациягә кадәрге пенсия күләме = 5105 сум. 01.01.2019 елдан пенсияне 7,05 процентка индексацияләү күләме – 359,9 сум. Пенсионерның табышы 5464,90 сум, бу пенсионерның яшәү минимумыннан азрак, ул ТРда 2019 елда 8232 сум билгеләнгән, шуңа күрә алучыга 2767,1 сум федераль социаль өстәмә билгеләнгән. Нәтиҗәдә федераль социаль өстәмәнең күләме пенсия индексациясе аркасында 359,9 сумга кимеде, ә пенсионерның гомуми табышы пенсионерның яшәү минимумының якынча 8232 сум дәрәҗәсендә калды.
Федераль закон нигезендә яңача исәпләп чыгару индексациясе белән бәйле ФСӨ күләме 2019 елдан кимеми: индексациягә кадәрге пенсия күләме – 5105 сум. 01.01.2019 елдан пенсиянең 7,05 процентка индексация күләме – 359,90 сум. Пенсионерның табышы 2019 елда яңа тәртип буенча тәшкил итәчәк: 5464,90 + 2767,10 (ФСӨ) + 359,90 = 8591,9 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев