Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабыйлар туган телдә җырлаганнар

Алабирде авылының “Миләшкәй” ­балалар бакчасында китапханәче ­Чулпан Нигъмәтуллина һәм мәдәният ­йорты директоры Алсу Шаһиәхмәтова белән берлектә Халыкара ­туган тел көненә багышланган “Фольклор ­калейдоскобы” дигән чара уздырылган.

(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”).
–     Бәйрәм кичәсе барышында сабыйлар фольклор хакында белделәр. Алар шулай ук татар халык уеннарында бик теләп катнаштылар. Татар телендә күңелле такмаклар, җырлар башкардылар, табышмак­ларга җаваплар әйттеләр, халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә тө­шер­деләр. Бәйрәм уңаен­нан “Фольклор – халык зирәклеге” дип исемлән­гән күргәзмә дә бизәдек. Бу да үзенә күрә бер тәрбия чарасы буларак эшләнде. Бу көнне балалар халкыбызның го­реф-­гадәтләре, борынгы тормыш-көнкүреше хакында күп мәгълүматлар белделәр. Чара бик күңелле һәм файдалы булды. Яшь буынның йолаларыбызны кечкенәдән үк белеп үсүләре, туган телебездә аралашулары бик мөһим, – диделәр чараны оештырган мәдәният хезмәткәрлә­ре һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев