Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сак булыгыз: котыру чире

Котыру – хайваннар һәм кешеләрнең вируслы чире, ул һәрвакытта да диярлек үлем белән тәмамлана.

(Тәтеш, 5 февраль, “Тәтеш таңнары” ). 

Районның ветеринария хезмәте мәгълүматлары буенча, кыргый ерткыч җанварлар, кимерүче­ләр, этләр, мәчеләр авыру китереп чыгаруның төп чыганагы булып торалар. Кешеләр һәм хай­ваннарның тешләү яки тире катламының яки тышкы лайлалы тыш­ча­ларның зарарлануы нә­ти­җәсендә чирле ­хайван белән турыдан-туры бәй­ләнеш булган вакытта барлыкка килә.   

– Йорт хайваннары, ке­­­шеләр кебек үк, теш­лә­гәннән соң зарарлана, – дип аңлата Тәтеш районы дәүләт ­ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гарипов. – Чир бил­геләре барлыкка килү ва­кыты яшерен рәвештә барып, 14 тәүлектән өч айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Эт­ләр каты төрдә, һәм паралич сугу белән тыныч төрдә чирлиләр, алар агрессивка әйләнгәч һәркемгә дә ташланалар. Мәчеләрдә котыру чире еш кына көчле төрдә һәм алты тәүлеккә кадәр була. Үз-үзен тотышында үзгәрешләр барлыкка килә: тынычсызлана, ашый алмый, селәгәе ага, ризыкны авыр йота.

Районның баш ветеринария табибы Рәмис гарипов тәтеш­леләрне кисәтә: 

– Этләрне котыру чире белән зарарланудан сак­лау өчен, аларны махсус бүленеп алынган урыннарда яки чылбырда тотарга, урамда йөртергә алып чыккан вакытта бауга куярга һәм борынчак кигерергә кирәк. Вакцина ясатырга мөрәҗәгать итү һәм язылу өчен телефон: 8(84373) ­2-87-74.
Терлекләрне вакы­тын­да һәм ­даими вакци­нацияләү – котыру чиренә каршы көрәшүдә төп профилактик чара – ул чакта яраткан хайваннарыгыз белән бәйләнештә булу сезгә һәм сезнең балаларыгызга бары тик шатлык кына китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев