Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Шалтыратырга булдым әле...”

Хәзерге дөньяда бик аз кеше генә машинасыз яши. Ә машина йөртер өчен, автомәктәптә укып, шоферлык таныклыгы алырга кирәк.

 

Тәтеш автомәктәбе 1959 елдан алып шоферлар әзерләү урыны булып тора. Әлеге 60 елдан артык вакыт эчендә оешма җитәкчелеге һәм кадрлар составы үзгәргән, әмма шулай да безнең укучылар арасында газетабызның үткән санында бастырылган элекке фотода сурәтләнгән кешеләрне танучылар булды. Шәһәрлеләр Зөһрә Какунина, Николай Кудряшов, Зөһрә Зиннәтова, Роза Чахирева, Бидәңгедән Шәүкәт Рәхимов, Байраштан Талип Нәбиуллин фотосурәттәге автомәктәпнең барлык әгъзаларын әйтеп чыктылар. 

– Саша һәм Виктор Участкиннарны таныдым. Саша белән без Камай урамында күршеләр булып яшәдек. Йортта берничә фатир иде, барысы да райпода эшләүчеләр. Сашаның хатыны райпода икътисадчы булып хезмәт куйды. Бөтен йорт белән  дус булып яшәдек, барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрдек. Фотосурәт ярдәмендә үткәннәр искә төште, –  диде ­Валентина Кормакова.    

Владимир Фролагин аеруча да тулы мәгълүматны бирде.

– Сурәттә йөртү буенча инструктор Илдус Шакиров сулдан беренче булып бас­кан, аның артында укытучы Василий Меркулов күренеп тора. Алар артында сул якта ике инс­труктор – Николай Щербаков белән Саша Участкин, аннан соң –  укытучы Михаил Жадин. Әлеге рәтне тәҗрибәдә йөртү буенча инструктор Виктор Участкин төгәлли, – дип хәбәр итте Владимир  Александрович. – Тәтеш автомотоклубы турында беренче тапкыр мәктәпкә кергәнче үк инде үземнең шоферлыкка укыган абыемнан ишеткән идем. Аннары автомотоклуб автомәктәп итеп үзгәртелде. 

Хезмәткә әзерләгәннәр

Владимир Фролагин сөйләгәннәр буенча, биредә армия һәм халык хуҗалыгы өчен шоферлар әзерләгәннәр. 
– Безнең Идел аръягы зонасының биш район хәрби комиссариаты үз чакырылышларын безнең автомәктәпкә җибәрде. Алар 200 – 240 кеше була һәм көндез укыйлар иде. Ә авыл һәм шәһәр өчен шоферларны кичен әзерләделәр, бер үк вакытта 3 елдан артык стажы булган шоферларның класс­ларын арттырдылар, – дип дәвам итә Владимир Александрович. – Автомәктәпкә озак еллар Александр Майоров җитәкчелек итте. Аның көченә һәм кодрәтенә әлегә кадәр сокланам, ә бит ул Бөек Ватан сугышында катнашучы иде. Чакырылышларны укыту отставкадагы КГБ полковнигы Разувалов карамагында булды.  

– Дөресен генә әйткәндә, без аңардан курка идек, чөнки хәрби комиссариатка Совет Армиясе өчен кадрлар әзерләү мәктәбе эшчәнлеген бәяләү аның докладына бәйле иде. Сугышта катнашучы, отставкадагы капитан Анатолий Кременский алып барган сәяси дәресләр хәрби хезмәт өчен курсантлар әзерләү буенча нигез булып торды. Республика автомәктәпләре начальниклары елына бер тапкыр төрле шәһәрләрдә уздырылган курс-семинарларда үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Яшь егетләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү буенча иң яхшыларны исәпкә алдылар һәм үз районнарында тәҗрибәдә кулландылар. Җитмешенче еллар башында, армиядән соң, мин автомәктәпкә методист буларак кабул ителдем. Кичке курсларда шоферлыкка укыганнан соң, ТО мас­теры Евгений Торгашовка ярдәм итү өчен автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү буенча лаборатория-гамәли дәресләр классына мастер итеп күчерелдем. Биредә план буенча тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендәге гамәли дәресләрнең мастерлары хезмәт күрсәтү, көйләү, автомобильдәге төзек булмаган урыннарны һәм җайланмаларны алыштыру буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен өйрәттеләр. Чөнки шофер үзенең машинасын энәсеннән җебенә кадәр белергә тиеш. Ул вакытта машина ремонтлау өчен махсус оешмалар юк иде, шофер төрле җайланмаларны үз куллары белән җыйды һәм сүтте.   

Владимир Александрович фотоны Бөек Октябрь революциясен бәйрәм итү көнендә, 7 ноябрьдә, демонстрациядә төшерелгән дип фаразлый, чөнки анда флаглар, транспарантлар һәм плакатлар күп, ә демонстрациядәгеләр үзләре җылы итеп киенгәннәр. Автомәктәпнең партия оешмасы секретаре һәм укытучысы, КПСС район комитеты бюросы әгъзасы Аркадий Багров шундый чараларның идея илһамчысы булган.

“Ә анда минем күршем!”

Тагын бер шалтырату хезмәт көненә күтәренке рух өстәде. 

 – Минем сезгә беркайчан да шалтыратканым булмады, ә монда күршемнең үтенече буенча шалтыратырга уйладым. Бу оешма автомәктәп дип йөртелә, – дигән шатлыклы тавыш ишетелде телефон трубкасыннан. – Мин почта әрҗәсеннән газетаны алдым да ачып карадым. Ә анда минем күршем – Илдус Шакиров. Без аның белән Чернышевский урамында янәшә яшибез. Аңа йөгерәм: “Кил әле монда! Кил әле! Синең оешмамы?” Ул: “Минеке”, –  дип җавап бирә. Күрде дә, шундый шатланды һәм: “Миндә дә шундый ук фотосурәт бар”, –  диде. Үзләре газетаны алдырмыйлар. Аннары аның хатынына күрсәтәм. Шулай ук Флүзә дә сөенде һәм: “Минем Илдус. Шундый чибәр”, –  диде. “Бергә ничә ел яшәвегезне белмәгән идеңме әллә!” – дип җавап бирәм. Көлештек.          

Ачыкланганча, кәефләрне күтәрерлек тавышка ия кеше тәтешле Татьяна ­Нойкина булып чыкты.  

– Үз хезмәтләренең осталары турында искә төшерүегез өчен рәхмәт сезгә, –  дип рәхмәт белдерде журналистларга ­Татьяна Александровна. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев