Салымны хәзер дә түләргә була
Милек салымнарын түләү бурычы салым кәгазен алу көне җитмичә башланмый, ул салым түләүчегә салым органнары тарафыннан салым түләү вакыты җитәр алдыннан 30 көннән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиеш.
(Тәтеш, 29 июль, "Тәтеш таңнары"). Милек салымнарын түләү бурычы салым кәгазен алу көне җитмичә башланмый, ул салым түләүчегә салым органнары тарафыннан салым түләү вакыты җитәр алдыннан 30 көннән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиеш.
“Теркәлү урыны буенча төрле сәбәпләр аркасында (командировка, яңа яшәү урынына күченү, отпуск) озак вакытлар килми торган очракта, салымнарны бердәм салым түләве (БСТ) төрендә вакытыннан алда түләү мөмкинлеге бар.
БСТ – электрон янчыкның алмашы, анда гражданин ирекле рәвештә һәм алдарак (салым кәгазен алганчыга кадәр) физик затлар милкенә, җир, транспорт салымына, физик затлар табышына салымны түләү өчен акча күчерә ала. Акча Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә һәм милек салымнарын түләү вакыты җиткәндә салым органы шундый түләм хисабын мөстәкыйль рәвештә башкара. Түләү беренче чиратта, түләнми калган өлешләргә яисә салым буенча бурычларга, әгәр физик затның шундый әҗәтләре булса, юлланачак. БСТ – гражданнарның милек салымнарын түләвен җиңеләйтә һәм түләүне тормышка ашырганда ялгышлык китү ихтималын булдырмый”, – дип аңлата Тәтеш районының салым инспекторы Раилә Низамиева. Бердәм салым түләвен “Физик затлар салымнары, иминият взнослары” сервисын, яисә “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша, “Россия ФСХнең www.nalog.ru сайтындагы “Аванс янчыгын тулыландыру” опциясен файдаланып күчерергә мөмкин.
Түләү тәртибе бик гади: фамилия, исем, әтиеңнең исемен, ИНН һәм түләү суммасын күрсәтү дә җитә. Тагын да тулырак мәгълүматны теләсә нинди салым органында, шулай ук 8-800-222-2-222 телефоны буенча Россия ФСХнең бердәм контакт-үзәгендә белергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев