Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатып алучылар канәгать калдылар

Ноябрь бәйрәмнәрендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды.

Богдашкино авыл җирлеге башлыгы Валерий Угаров, .... сигез килолы чөгендерне сатуга куеп, барысын да гаҗәпкә калдырды! Өстәвенә, ул аны үз бакчасында үстергән. Урамда салкын булуга карамастан, күп кенә сатып алучылар бу зур чөгендер каршында озак басып тордылар.

Шулай ук ярминкәдә башка сатучылар да популярлык казандылар. Авыл хуҗалыклары арасында олытормылыларның сәүдәсе иң яхшысы дип танылды, ярминкәгә иң беренче булып килүче авыл хуҗалыгы техникумы да аерылып торды.

Әлбәттә, алар сатып алучыларны моның белән генә куандырмадылар - иң беренче чиратта бәясе һәм ассортименты мөһим иде. Ярминкәдә үзләренең продукцияләрен крестьян-фермерлык хуҗалыклары да тәкъдим итте, алар арасында "Кильганов" КФХ иң яхшысы дип танылды. Аның ассортиментының "йөзек кашы" - салам.

Әмма гади генә түгел, ә тюкланган, аны сатып алучылар югары бәяләделәр. Шулай да сөт, бөртек, ит, кәбестә, бал, печән... үтемле булды. Бәясе белән "яраган" сатучылар бик яхшы сәүдә иттеләр. Алучылар да канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев