Сатып алганда ялгышмагыз
Йорт хуҗалыгы хуҗалары тәүлеклек һәм берникадәр үстерелгән яшь кошлар сатып алу белән мәшгуль. Сайлаганда ничек үкенмәслек булмасын соң?
(Тәтеш, 20 июнь, "Тәтеш таңнары"). Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда йорт кошларын асрау өчен иң кулай вакытлар җитте.
Йорт хуҗалыгы хуҗалары тәүлеклек һәм берникадәр үстерелгән яшь кошлар сатып алу белән мәшгуль. Сайлаганда ничек үкенмәслек булмасын соң?
ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова киңәш бирә: “Сатып алганда сатучыдан “Меркурий” дәүләт системасында рәсмиләштерелгән
№ 4 төрендәге ветеринария белешмәсен яки № 1 төрендәге ветеринария таныклыгын таләп итегез, анда кошлар турында мәгълүмат: төре, токымы яки кросс, исәбе, кошның яше, килү маршруты, җитештерүче, ясалган вакциналар һәм ветеринария чаралары, чыгу урынының эпизоотик иминлеге күрсәтелгән. Кошның тышкы күренешенә һәм каурый капламының торышына игътибар итегез. Кош актив, хәрәкәтчән, арткы яклары пычранмаган, күзләре яшьләнмәгән булырга, кошның сулышы тигез, гыжылдап тормаска тиеш”. Белгеч искә төшерә, йорт кошларын сату кагыйдәләрен бозган очракта РФ Административ хокук бозу кодексының 10.8нче маддәсе 1нче өлеше буенча административ җаваплылык каралган, әгәр мал-туар, шул исәптән кошлар, арасында әлеге хокукларны бозу аеруча да куркынычлылык яки инфекцияле чирләр таралуга, моннан тыш күпләп үлүгә китерсә, Россия Федерациясенең Җинаять кодексындагы 249нчы маддәсендә җинаять җаваплылыгы каралган.
Дәүләт инспекторы сатучылар тарафыннан кошларның ветеринария таләпләрен бозу хакында белгән очракта ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенә хәбәр итүегезне үтенә, рәсми сайты – shn.tatarstan.ru, телефоны: 8(843)-570-20-08, 278-93-53.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев