Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сергей Сергеевич әтисе белән очрашуны көтә

Кече Шәмәк авылыннан Сергей белән Ирина гаиләсендә өченче бала якты дөньяга туды.

(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина).

Гаилә башлыгы хәзерге вакытта махсус хәрби операция бурычын үти – ул өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган (шул сәбәпле ир белән ха­тынның фамилиясен күр­­сәтә ­алмыйбыз). 

Нарасый 2023 елның 8 февралендә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә аваз салды, аңа әтисе кебек, Сергей дип исем кушканнар. Туганда сабыйның буе – 54 сантиметр, авырлыгы 3 килограмм 520 грамм булган. 

Реклама

Сергей белән Иринаның бу өченче улы, гаиләдә инде ике бала – Дмитрий белән ­Евгений үсеп килә. 

Гаилә башлыгының өйгә тизрәк кайтуын хәзер хатыны Ирина һәм уллары Дмит­рий белән Евгений гына түгел, шулай ук яңа туган нарасый Сергей Сергеевич та зарыгып көтә. 

фото: tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев