Сергей Протасов чемпионнар тәрбияләгән
Сергей Юрьевич 1954 елның 7 маенда Тәтештә туа.
(Тәтеш, 13 март, “Тәтеш таңнары”).
ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Сергей Протасов бар гомерен спортка багышлаган.

Сергей Юрьевич 1954 елның 7 маенда Тәтештә туа. Стендка ату мәктәбенә шөгыльләнергә 12 яшьтән килә. Аңа нигез салган СССРның атказанган тренеры Солтан Яруллин егеттә сәләтле мәргәнчене күргән. Күнегүләрдә максатчанлык һәм үҗәтлек күрсәтүе тәтешлегә 1972 елда СССРның спорт мастеры исемен алу мөмкинлеген биргән. Яшь егет педагогия институтына укырга кергән, стендка ату белән уңышлы шөгыльләнүен дәвам иткән, СССР, ВЦСПС җыелмасы әгъзасы булган, халыкара, бөтендөнья, бөтенроссия ярышлары җиңүчесе булып торган.
Сергей Протасов үзенең хезмәт эшчәнлеген 1973 елда Нармонка мәктәбендә физкультура укытучысы буларак башлап җибәргән, Тәтештәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә стендка ату буенча тренер булып эшләгән. Ул 1987 елда РСФСРның атказанган тренеры, 2004 елда ТРның атказанган физик культура хезмәткәре исеменә лаек булган.
Тәтешле Сергей Протасов төрле дәрәҗәдәге ярышларда районыбызның, республиканың, илнең данын яклаган, ул – “Урожай” ДСО Үзәк Советы беренчелеге, Европа Беренчелеге, РСФСР Беренчелеге җиңүчесе, яшьләр арасында Европа Кубогы иясе, СССР Беренчелеге призеры, ВЦСПС Беренчелеге призеры, РСФСР Беренчелеге призеры.
Сергей Юрьевич яшь буынны физик тәрбияләү эшенә 40 елга якын гомерен багышлаган. Аңа Тәтештәге стендка ату буенча олимпия резервының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә җитәкчелек итү ышанып тапшырылган, ул анда 1987 елдан 2011 елга кадәр нәтиҗәле хезмәт куйган. Ул тренер булып эшләгән вакытта 20дән күбрәк спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры, стендка ату буенча атказанган спорт мастеры әзерләгән. Аның шәкертләре арасында дөнья, Европа, Россия чемпионнары бар. Сергей Юрьевич үз эшенең остасы булган.
Тәҗрибәле тренерның эшләү алымын аның хезмәтен дәвам итүчеләр, хәзерге спорт җиңүләре осталарын уңышлы тәрбияләүчеләр дә бүгенге көнгә кадәр кулланалар.
Сергей Протасов 2020 елның 22 ноябрендә вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев