Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Штрафны киметә аласыз

Әлеге мөмкинлектән 70 мең транспорт хуҗасы файдаланган.

(Тәтеш, 11 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтешлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ­бозган өчен штрафлар турындагы карарны Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталында  электрон төрдә алу мөмкинлеге бар.

Реклама

Әлеге мөмкинлектән 70 мең транспорт хуҗасы файдаланган. Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә, махсус техник җайланма белән автомат рәвештә теркәлеп алынган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы өчен административ җаваплылыкка җәлеп ителү турындагы карар күчермәсен ТРның (uslugi.tatarstan.ru) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинеттан түләмәгән штрафлар турындагы мәгълүматны алуның иң тиз ысулларының берсе булып тора. Хезмәтләрне рәсмиләштерү ким дигән 2 минут вакытны ала.
“Электрон” карарлар сервисын файдалану – бушлай. Транспорт хуҗалары өчен уңайлыклары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: карарларның күчермәсен алу өчен шәхси вакытны сарыф итмәү һәм почта элемтәсе бүлекләренә бару зарурилыгы булмау; дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетыннан карарны чыгарылган көндә алу; хокук бозу турында тулы мәгълүмат алу; ташламалы вакытта штраф түләү мөмкинлеге, ул административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 32.2нче маддәсе 1.3нче өлешендә каралган, хокук бозган өчен административ җаваплылыкка җәлеп ителгән зат тарафыннан РФ АХБ кодексының 12нче бүлегендә каралган административ штрафны түләгән вакытта, административ штраф салу турындагы карар чыгарылган көннән 20 көннән соңга калмыйча, административ штраф билгеләнгән штраф суммасының яртысын гына түләргә мөмкин булачак. Шулай итеп, ТР территориясендә ЮХК бозуның автомат комплексларыннан һәм видеотеркәгечләрдән алынган фотоларның мәгълүматлары нигезендә чыгарылган штрафлар турындагы карарларны бары тик электрон төрдә генә алырга була. ТР дәүләт хезмәтләре порталындагы “ЮХИДИ хезмәтләре” бүлегендә яисә www.uslugi.tatarstan.ru/gibdd сылтамасы буенча күчеп, язылуны рәсмиләштерергә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев