Реклама
Җәмгыять
Социаль түләүләр артты
1 февральдән Россия социаль фондының ТР бүлеге тарафыннан 2023 елда фондтан тәкъдим ителә торган барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9 процентка индексацияләнде.
(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”).
– Бу ай саен бирелә торган акчалата түләү, ана капиталы, производствода алган бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри чирләрдән мәҗбүри социаль иминият түләве, җирләүгә түләү, бала туган вакытта бер тапкыр бирелә торган пособие, йөклелек, бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособиеләр һәм башкалар, – дип төгәллек кертә клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова. – Ай саен бирелә торган акчалата түләү белән бергә айлык акчалата түләү составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә, ул айга 1 469,74 сумга кадәр артты. Җыелма составында: дарулар, медицина әйберләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акча эквиваленты – айга 1132,03 сум); төп чирләрне профилактикалау өчен санаторий-курортта дәвалануга юллама (акча эквиваленты – айга 175,12 сум); дәвалану урынына шәһәр яны транспортында яки шәһәрара транспортта бушлай бару һәм кайту (акча эквиваленты – айга 162,59 сум).
Җирләүгә бирелә торган пособие күләме дә февраль аеннан артты, ул 7793,48 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев