Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солдатның ялга кайтуын якыннары көтә

Колунец авылында яшәүче Елена һәм Александр Кузнецовларга аларның уллары Алексей хәрби йөкләмәне үти торган хәрби часть командованиесеннән рәхмәт килгән.

(Тәтеш, 8 май, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова).Анда аларга улларында хезмәт сөючәнлек һәм кыюлык тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре белдерелгән.  

– Луганск Халык Республикасында махсус хәрби операция зонасында хезмәт узган вакытта Алексей Кузнецов үзен Ватанның лаеклы сакчысы буларак күрсәтте, – дип укыйбыз хаттан.  

Без Алексейның кыз туганы Татьяна белән аралаштык, ул безгә берникадәр аның турында сөйләде: 

– Ике еллык хезмәтен ул Тула өлкәсендә узды, атучы иде. Армиядән соң авылда шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнде. Махсус хәрби операция башлангач һәм иреклеләрне җыю игълан ителгәч, хәрби комиссариатка барды, әмма өлгерми калды, теләк белдерүчеләр күп булган иде, икенче тапкырга калды. Ә инде өлешчә мобилизация башлангач, сентябрьдә беренче китүчеләр белән эләкте. Хәрби күнекмәләр вакытында сапер белгечлеге алды. Беренче вакытларда телефоннан сөйләшкәндә җиңел түгеллеген әйтә иде, хәзер инде барысы да тәртиптә, тәэмин ителеш, туклану яхшы. Хәзерге вакытта ялда булучылар артыннан посылка җибәрергә тәкъдим иткән идем, кире какты, барысы да бар, диде. Аның кәефе әйбәт, аның белән бергә блиндажда авылдашыбыз Дмитрий яшәвен әйтте, аның белән бергә Алеша да 10 майдан соң ялга кайтачак, барлык туганнар да ир-егетләребезнең ялга кайтуын бик нык көтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X