Социаль хезмәтләр җыелмасын яңадан башлау турында гариза язарга өлгереп кал
Федераль ташламачылар, социаль хезмәтләр алуга хокукы булучылар, әмма аны акчалата алучылар, 1 октябрьгә кадәр тиешле гаризаны бирә ала.
(Тәтеш, 1 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Моның өчен пенсия фондының территориаль органнарына яки РПФ сайтының “Шәхси кабинеты” аркылы мөрәҗәгать итәргә һәм социаль пакет алуга үз хокукыңны кире кайтарырга мөмкин. “Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак”, – дип хәбәр итәләр пенсия фондыннан.
Ветераннар, инвалидлар, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затлар арасында аерым төргә ия гражданнар социаль хезмәтләр алуга хокуклы. Тәтеш районында бүгенге көндә 2837 граждан дәүләттән социаль ярдәм ала.
Социаль хезмәтләр җыелмасы дару белән тәэмин итүне, шифаханә-курортта дәвалануны, дәвалану урынына тимер юл транспортында барып-кайтуны күз уңында тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев