Реклама
Җәмгыять
“Совет стажы” исәпкә алынган
1966 елга кадәр туган кешеләрнең эшләгәнгә “совет стажы” өчен пенсиягә түләү алу хокукына ия булуы, дөресме икән? Пенсионер Людмила В.
(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары").
1966 елга кадәр туган кешеләрнең эшләгәнгә “совет стажы” өчен пенсиягә түләү алу хокукына ия булуы, дөресме икән?
Пенсионер Людмила В.
Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе хәбәр итә: “Интернетта соңгы вакытларда “совет стажы” өчен пенсияләрне яңадан хисаплау турындагы мәгълүматлар актив рәвештә тарала. Янәсе дә әлеге вакытларга өстәмә түләү алу өчен пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу мәгълүматлар дөреслеккә туры килми.
Исегезгә төшерәбез, 1991 елга кадәр стажы булган (шул исәптән совет вакытында) гражданнарның пенсия хокукларын яңадан бәяләү 2009 елда күмәк рәвештә үткәрелде. Бу процесс валоризация дип аталды. Ул чакта идарә белгечләре тарафыннан татарстанлыларның пенсияләрен яңадан хисаплау буенча гаять зур эш башкарылган иде. 2010 елга кадәр билгеләнгән барлык пенсияләр яңадан исәпләп чыгарылды.
Пенсияләр инде 2010 елдан алып валоризация исәбе белән билгеләнә. Ягъни гражданнарның барлык совет стажы исәпкә алынган, хәзерге вакытта пенсияләрне яңадан хисаплауга зарурилык юк.
Гражданнарга мондый өстәмә түләүне еш кына кайбер юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар өлкән кешеләргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерүдә – бушлай түгел, әлбәттә, ярдәм итәргә тәкъдим ясый. Дөрестән дә әлеге фирмалар һәрхәлдә РПФга сорау гаризасы җибәрә, әмма яңадан хисаплау башкарылуы, һәм хәзерге вакытта кешегә “совет стажы” өчен бернинди өстәмә тиеш түгеллеге турындагы аңлатманы ала.
Нәтиҗәдә пенсионер ялган юридик хезмәтләр өчен бары үзенең акчасын гына чыгарып бирә”.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев