Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Субсидия алырга мөмкин

Аңлаталар республика матди ярдәм үзәгенең Тәтеш районындагы бүлек белгечләре.

(Тәтеш, 7 май,  “Тәтеш таңнары”).

– Шәхси торакка газ тоташтыру өчен кем субсидия алу хокукына ия? – дигән сорауны бирә Илсөяр К.

– ТРның Министр­лар Кабинеты карары (№ 137, 18.02.2002 ­елдан) нигезендә, республикабыз терри­ториясендә яшәүче гражданнарга 2022 елның 1 мартыннан йорт эчен газ белән тәэмин итүгә һәм йорт эченә газ җайланмалары сатып алуга бер тапкыр субсидия бирелә, – дип аңлаталар республика матди ярдәм үзәгенең Тәтеш районындагы бүлек белгечләре. – Газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җайланмаларын сатып алу чыгымнары өчен субсидия аерым бер категориядәге гражданнар өчен чынбарлыктагы чыгым күлә­мендә, 80000 сумнан артмаган очракта, бирелә. Субсидия йорт эченә газ үт­кә­рү һәм йорт эчендәге газ җай­ланмаларын сатып алу буенча чыгым 60 мең сумнан артмаганда, бер кешегә уртача керем аена 10 000,01 сумнан алып 19 000 сумга кадәр тәшкил иткән гаиләләргә факттагы чыгымнар күләмендә бирелә. Субсидия алырга теләүче гражданнарның шулай ук төзел­гән йорт участогы эченә газ үткә­рү буенча хезмәт күрсәтү ­турында 2021 елның 21 апреленнән соң төзелгән килешү кәгазе ­булырга тиеш. Исәпләүдә җир кишәрлеге чикләрендә газлаштыру проекты һәм төзелеш-монтаж эшләренә (газ кертү һәм йорт эченә газ челтәрләре урнаштыру), йорт эчендәге газ җайланмаларын (һәр­бер­сеннән бер төрдән дә арт­маган) һәм газ исәпләү приборларын сатып алуга тотылган чыгымнар исәпкә алына. 

Бер тапкыр түләнә торган субсидия бирү турындагы гариза 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча бирелә, белешмә өчен телефон: 8(84373) 2-62-33.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев