Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Суда сак булыгыз!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көн саен су территорияләренә патрульлек итәләр һәм Идел буенда ял итүчеләргә судагы иминлек турында искә төшерәләр.

(Тәтеш, 20 июль, “Тәтеш таңнары”). Чираттагы рейд районның административ-техник инспекциясе башлыгы Максим Гудков һәм полициянең участок уполномоченные Александр Филиппов катнашында үткәрелде.

– Тыюларга да карамастан, йөзәрләгән кеше эссе көннәрдә сулыкларның хәвефле урыннары янында ял итә. Кайчакларда бөтенләй дә куркынычсыз булып тоелган сулыкта да аянычлылык яшеренгән булырга мөмкин! Ни үкенеч, Татар Бидәңгесе авылыннан ерак түгел хәвефле хәл булды – 18 яшьлек егет суга батты. Быел җылы көннәр соңарып килде, су җылынырга өлгермәде. Аның өслегендә температура 20 градуска кадәр җитсә дә, асты – шактый салкын. Температура кискен алышынганда сулыш юллары кысылырга мөмкин, көзән җыеру куркынычы арта, – дип кисәтә ТР буенча Россия ГТХМ БИнең кече суднолар дәүләт инспекциясенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев. – Суны иртән һәм кичен коенсаң яхшырак. Эссе көндә кояш “сугу” куркынычы зур. Коткаручылар кизү торган рәсми пляжларда коену куркынычсызрак. Әгәр сез кыргый пляжларда йөзәргә уйласагыз, ярдан ерак китмичә генә һәм аякка басып  торырлык тирәнлектәге урында гына коеныгыз. Хәтта әгәр яхшы йөзсәгез дә һичшиксез коткару әйбере киегез. Әгәр суда көзән җыерса, ул сезгә ярдәм итәчәк. Таныш түгел урында беркайчан да аска чуммагыз, су төбендә имгәнү алу куркынычы китереп чыгаручы әйберләр булырга мөмкин. Куркыныч хәлдә калганда гади кагыйдәләр сез­нең гомерегезне саклап калачак.               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев