Судьялар хезмәте осталык, төгәллек таләп итә
Татарстанда җәмәгать юстициясе оешкан көнгә ноябрьдә 20 ел тула.
(Тәтеш, 24 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова). Ул 1999 елның 17 ноябрендә “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары турында”гы Федераль канун кабул ителгәч оештырыла башлый.
Районыбыздагы 1нче санлы суд участогы 2001 елда барлыкка килә, ул чакта беренче җәмәгать судьясы итеп Сергей Борисов билгеләнә. Өч елдан соң аны Алмаз Хәмдиев алыштыра, ул 2015 елда отставкага китә. Әлфия Зыятдинова шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр җәмәгать судьясы булып эшли. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген 1990 елда тикшерүче вазифасында башлый, ТР Адвокатлар коллегиясендә адвокат, адвокат конторасы мөдире, Тәтеш районы суды судьясының ярдәмчесе булып эшли.
Җәмәгать суды аппаратында хәзерге вакытта суд утырышы секретаре Айрат Гатауллин, канцелярия мөдире Алсу Гыйльметдинова һәм белгеч Надежда Торгашова хезмәт куя.
Җәмәгать юстициясе егерме ел эчендә суд эшчәнлегенең иң кирәкле институтларының берсенә әйләнә. Судьяларның эше катлаулы һәм җаваплы булып тора, тирән белем һәм осталык, зур тәҗрибә һәм төгәллек таләп итә. Җәмәгать судьялары җинаятьләр, суд приказларын бирү, никахларны гамәлдән чыгару, милекне бүлү турындагы эшләрне карый. Моннан тыш, җәмәгать судьялары компетенциясенә мал-мөлкәт бәхәсләре буенча һәм административ хокук бозулар хакындагы эшләр дә керә.
“Безнең суд участогы бүгенге көндә компьютер җайланмалары белән җиһазландырылган, хезмәткәрләрнең кабинетлары һәм суд утырышы залы барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителгән, бу гражданнарның хат аша белдерелгән һәм гаризалар рәвешендәге мөрәҗәгатьләрен, җинаятьчелек, гражданнар һәм административ эшләрне билгеләнгән вакытка карау мөмкинлеген бирә”, – дип уртаклашты җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев