Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тагын җинаять кылган өчен җәза алган

Тәтеш районында яшәүчеләргә карата җинаять эшләре каралды.

Узган елның көзендә Тәтеш районында яшәүче бер ир-ат исерек хәлдә хуҗалары булмаудан файдаланып, законсыз рәвештә Бакырчы һәм Кадыш авылларындагы шәхси йортларга кереп әйбер урлаган.

– Гаепләнүче элек тә кеше милкен урлаган өчен күп тапкырлар җәзага тартылган кеше, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре. – Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд гаепләнүчене урлашуда гаепле дип таныды һәм авырлаштыручы шартларны (җинаять җаваплылыгына берничә тапкыр тартылуы, җинаятьне исерек хәлдә кылуы) исәпкә алып, ул 2 ел да 6 айга катгый режимлы төзәтү колониясенә озатылды. Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев