Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Талип Нәбиуллин: Өмет белән яшәргә кирәк

2023 ел­ның I ярты ел­лы­гына “Тәтеш таң­на­ры”/“Авангард” газетасын яздырылырга була.

(Тәтеш, 13 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Талип Нәбиуллин, Байраш авылы:

– “Тәтеш таңнары”н бик күптәннән яздырабыз, көтеп алабыз. Утыз сигез ел бергә яшәгән хатыным Резидә дә һәрбер мәкаләне башыннан азагына кадәр укып чыга. Ул да бик ярата район газетасын. Шәхсән миңа чынбарлыктагы хәлләр турындагы язмалар ошый. “Үткәндәге гамәлләр” рубрикасы астында чыгып килүче Николай Волгинның мәкаләләре аеруча да кызыклы. Тәнкыйть-шелтә белдерелгәннәрне дә бастырсагыз иде. Чөнки һәр нәрсәдә шома гына бармый, тормыш-көнкүрештә төрле очракларга тап булырга туры килә. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, үзем җирлектәге хуҗалыкта тирмәнче, тимерче булып эшләгәнлектән, район авылларындагы хуҗалыкларның күрсәткечләрен, ирешкән уңышларын да бастырып торсагыз иде. Бу да шулай ук безне бик кызыксындыра. Бүләкләр, үсентеләр уйнатуыгыз күңелне җәлеп итә. Мин дә приз оту өмете белән квитанция күчермәсен керттем әле. Бәлки берәр нәрсә насыйп булыр. Өмет һәм ышаныч белән яшәргә кирәк.

фото: Сания Сәмигуллина 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка