Тарихны белү – безнең бурыч
Тәтеш районы якынлашып килүче Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан “Җиңү диктанты” Бөтенроссия акциясенә кушылды.
(Тәтеш, 5 май, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова).
Диктантның төп темасы Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары булды, шулай итеп, илебез гражданнары нацист Германиясе белән көрәштә Ватанны саклаган батырларны искә алдылар һәм хөрмәт белдерделәр.
Районыбыздагы чарада 800дән күбрәк кеше катнашты. Шәһәрдәге 1 нче урта мәктәп һәм кадет мәктәп-интернаты базасында катнашучылар өчен офлайн-мәйданчык оештырылды, райондагы калган белем бирү оешмалары онлайн рәвештә катнашты.
– Диктант киң даирә җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшьләрнең тарихи белемен арттыру һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү максатларында уздырылды, – дип билгеләп үтте кадет мәктәп-интернаты директоры урынбасары Римма Афанасьева. – Диктант җиңелләрдән түгел иде, ләкин шул ук вакытта бик кызыклы һәм танып белүле булды. Ватаныбызның һәр гражданы өчен Бөек Ватан сугышы тарихын белү, ветераннарны хөрмәт итү – безнең изге бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев