Реклама
Җәмгыять
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасы Рәисе” атамасын хуплады
(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Төбәк җитәкчесенең яңа атамасы турында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим иткән карар законнарда каралган тарихи, милли һәм башка традицияләргә җавап бирә, дип хәбәр итте бүген “Татар-информ”га Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо.
“Карар гади түгел, әмма, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, алга барырга кирәк. Шуны искәртик, Татарстан һәрвакыт федераль законнар кыры кысаларында эшләде һәм эшли. Булган законнар һәм субъектларның норматив-хокукый актлары федераль законнарга каршы килергә тиеш түгел”, - диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстанның югары вазифаи заты вазифасының яңа атамасын “Татарстан Республикасы Рәисе” дип хуплады.
“Бу карар федераль законнардагы тарихи, милли һәм башка традицияләргә җавап бирә”, дип искәртте Какохо.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yurist-tatarstan-itakcese-atamasy-turynda-karar-tarixi-tradiciyalarga-avap-bira-5864710
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев