Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Экология министрлыгына мөрәҗәгатьләрнең күбесе «Мәктәп экопатруле» системасы аша килә

2023 елда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы гражданнардан килгән 11 844 мөрәҗәгатьне караган.

2023 елда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы гражданнардан килгән 11 844 мөрәҗәгатьне караган, аларның яртысыннан күбрәге – 6 297 – «Мәктәп экопатруле» системасы аша кабул ителгән. Әлеге хәл мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә активлыгын күрсәтә. Бу хакта, үткән елда күзәтчелек өлкәсендәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда, ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин сөйләде.

Гражданнар арасында «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы да популяр мәйданчык. Әлеге кире элемтә каналы ярдәмендә 2023 елда «Экология» юнәлешендә 1 714 белдерү кабул ителгән. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе түбәндәге категорияләргә карый: «Чүплекләр» – 766 белдерү, «Һава» – 658 белдерү, «Су» – 183 белдерү.

2023 елда министрлык табигатьне саклау законнарын бозу очракларын кисәтү һәм табигатьтән файдаланучыларга һәрьяклап мәгълүмат бирүгә басым ясаган. Профилактик визит графиклары төзелгән һәм расланган, 429 консультация уздырылган.

Илнур Гобәйдуллин сүзләренчә, гадәттәгечә, иң күп дәгъвалар калдыклар белән эш итүгә кагыла. Иң популяр мөрәҗәгатьләр – территорияләрнең чүпләнүе, калдыклар белән эш иткәндә экология һәм санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлмәве һәм төбәк операторлары белән килешүләр төзелмәве. Нәтиҗәдә, 2,053 миллион сумлык 150 административ штраф салынган, 183 кисәтү чыгарылган һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турында гомуми суммасы 218,4 миллион сум тәшкил иткән 106 таләп куелган.

Барлык күзәтчелек чаралары «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешергә булыша. 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tr-ekologiya-ministrlygyna-moraagatlarnen-kubese-maktap-ekopatrule-sistemasy-asa-kila-5883945

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев