Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан мөселманнары Әфганстанга гуманитар ярдәм йөге озатты

Йөк урынга барып җитү белән хәйрия оешмасы хезмәткәрләре авыруларга дарулар тарата башлаган.


Йөк урынга барып җитү белән хәйрия оешмасы хезмәткәрләре авыруларга дарулар тарата башлаган. 
(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Әфганстанга гуманитар ярдәм йөге озатты. Бу хакта Россия мөселманнарының Патриотик хәйрия фонды хәбәр итә.

Йөк ашказаны-эчәк тракты, бронх системасы, терәк-хәрәкәт аппараты, күз авыруларыннан дәвалау өчен 65 төрдән артык булган препаратлардан тора. Шулай ук антисептик һәм хирургия тегү материаллары да озатылган.

“Барлык медикаментлар “Ислам” нормалары нигезендә Россия фармацевтика компанияләре тарафыннан әзерләнгән”, - диелгән хәбәрдә.

Йөк урынга барып җитү белән хәйрия оешмасы хезмәткәрләре һәм волонтерлары җирле табиблар белән Әфганстанның төньяк районнары качаклары өчен булдырылган хастаханәләрдәге һәм лагерьлардагы авыруларга дарулар тарата башлаган.

Акция Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлыкның Әфганстандагы вәкиллеге ярдәмендә үткәрелә. 
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/25/175858/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев