Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлары бәйгесендә җиңүчеләргә 100 автомобиль тапшырды

Быел конкурста Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм ике шәһәр округы катнашты.

(Тәтеш, 30 август, «Тәтеш таңнары»). Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында узган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды. 

«Бу җирле үзидарәгә ихтирам күрсәтү. Бу четерекле, бик катлаулы һәм рәхмәтсез эш. Сез бөтен авырлыкларны - федераль, республика һәм район дәрәҗәләрендәге барлык хаталарны да үз өстегезгә аласыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Смотр-конкурста җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль тапшырылды, алар арасында 97 Lada Niva Travel һәм 3 Sollers Atlant автобусы. Конкурсны уздыру чорында муниципалитетларга 3 меңгә якын автомобиль тапшырылды.

Быел конкурста Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм ике шәһәр округы катнашты. Конкурста катнашу өчен барлыгы 200 гариза бирелгән, шуларның 100е җиңүче булган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-tatarstan-municipalitetlary-baigesenda-inucelarga-100-avtomobil-tapsyrdy-5875657

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минниханов